Әкият геройлары эзләре буйлап (6+)

17 нче санлы китапханә укучыларны «Әкият геройлары эзләре буйлап» дигән гадәти булмаган дәрескә чакырды. Иң башта китапханәче балаларның игътибарын чит ил авторларының матур рәсемле китапларыннан торган күргәзмәгә юнәлтте. Укучылар зур кызыксыну белән матур иллюстрацияләрне карадылар һәм кычкырып уку өчен берничә әкият сайлап алдылар. Шулай ук балаларга «Яраткан әкиятләр» дигән интерактив уен бик ошады. Алар төрле сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен күрсәтә алды. Балалар әсәрнең беренче җөмләләреннән яки мультфильмнан көйләр буенча әкият исемнәрен белде. Чарадан соң балалар алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Аларның күбесе күңелләренә хуш килгән әкиятләрне укыр өчен өйләренә алып кайтып китте. 

Поделиться: